Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бездән – клуб, сездән – балалар!»

Президент программасы буенча 50 урынлык клуб бездә беренчеләрдән булып Бакырчыда төзелде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов клуб ачу тантанасында бакырчылыларга нәкъ менә шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Депутатның тәкъдимен авыл халкы алкышларга күмеп, шатланып кабул итте.
Ниһаять, Бакырчы халкы бу көнне күрү бәхетенә иреште. Моннан 3 ел элек авария хәлендәге мунча кадәрле генә клубларын сүтеп киткән көнне дә алар бүгенгедәй хәтерли. Кечкенә, бик таушалган бу бина авылның мәдәният учагын саклап торучы йорт иде шул. Инде идәннәре череп, селкенә торган булса да, биредә музыка тавышы тынмады, авыл халкы һәр узган бәйрәмгә ашкынып килде. Анысыннан да мәхрүм калгач, авыл бер мәлгә бушап калган кебек булды. Әмма бакырчылыларның бердәмлеген клуб юклык кына суыта алмый шул. Алар һәр бәйрәмне, кышкы суыкта Яңа елны да, урамда уздырырга өйрәнде. Яңа клублы булу хыялы күңелләрендә тамчы да сүнмәде. Агымдагы елның 26 апрелендә фундаментын казый башлагач ничек сөенгәннәрен белсәгез икән! «Авангард-строй» төзелеш фирмасы 4 ай дигәндә яңа бинаны күтәреп тә куйды. 2012 елда «Авыл клублары» Президент программасы нигезендә районда беренчеләрдән булып мәдәният йорты Карамалы Тау бистәсендә ачылган иде. Кечкенә авылларга дип исәпләнгән 50 урынлык клуб бездә беренчеләрдән булып Бакырчыда төзелде. Бәясе 5,2 млн сум торган бинада рәхәтләнеп ял итү өчен мөмкинлекләр бар. Китапханә, артистлар бүлмәсе, сәхнәсе белән залы, бәдрәф, тирә-юне асфальт белән түшәл түшәлгән. Клуб төзелә башлаганда күпләр бинаның кечкенә булуына канәгатьсезлек белдергән иде. Барлык уңайлыклары булган, якты, чиста бинаны күргәч, сөенүләрен яшермәделәр.
- Мин бүген үземне хан сараендагы ханбикә кебек хис итәм. Дөресен генә әйткәндә, мондый клубта эшләрмен дип хыялланмаган да идем. Президентыбызга рәхмәтләр укыйбыз! Инде төрле проектлар, бәйрәмнәр уздыру идеясе белән янып яшим.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотолары.
Тулырак - газетаның 63нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев