Яшәеш

Бездә үзидарә көне

Октябрьнең бер көнендә X -XI сыйныф укучылары үзләрен мөгаллимнәребез урынына куеп карады.

Иң мөһиме бу чын мәгънәсендә бәйрәм көн булды. Башлангыч һәм урта сыйныф укучылары бик теләп дәресләрдә катнашты, билге алды.

Ә өлкән сыйныф укучылары чынлап торып укытучы роленә керде. Иң җаваплы кешеләр бу көнне, әлбәттә, XI сыйныф укучылары иде. Дәрес укыттылар, тәрбияче, сыйныф җитәкчесе булдылар. Ә XI сыйныф укучысы Әдел Шәрәфетдинов директор булу бәхетенә иреште.
Иртә гомуми линейка белән башланды. Яңа директор укучыларны «яңа укытучылар коллективы» белән таныштырды. Аннары дәресләр... Көн азагында «укытучыларыбыз» белән сөйләшеп алдык:
Алия Шәрәфиева:
- Миңа барысы да җайлы кебек тоелды. Ләкин ике дәрес укыткач, аңлашылды: укытучы - иң җаваплы һөнәрләрнең берсе.
Алия Омельченко:
- Укытучы булу бик җиңел түгел икән. Урта һәм башлангыч сыйныфларда инглиз теле укыттым. Барысы да әйбәт, ләкин бераз катлаулы. Һәрберсенә аерым якын килергә кирәк: башлангыч сыйныфларда тәртип сакларга, ә урта сыйныфларда үзеңне укытучы итеп кабул иттерергә.
Диләрә Бакирова:
- Иң авыры ул укытучы һө­нәре икән. Үз предметыңны гына белү җитми, сыйныф белән эшли белергә, һәр бала сине аңласын өчен, күп көч куярга кирәк.
Зөфәр Гыйльманов:
- Мин тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып бер көн «яшәдем». Ай-яй авыр икән ул!
Таманно Уразова:
- Рус теле һәм әдәбияты укыттым. Көн уңышлы узды. Укучылар актив булды.
Аделина Сәйфетдинова:
- Өч сыйныфта математика укыттым. Ныклап әзерләндем. Дәресләрем әйбәт узды. Балалар белән эшлисе бик авыр, ләкин күңелле.
Көн азагында укучылар да, укытучылар да бик шат иде. Педагог роленә кергән укучылар бу һөнәрнең бик җаваплы икәнен аңлады. Укытучы белем биреп кенә калмый, ә яшь буынны тормышка да әзерли.
Людмила Белокурова,
Васильевоның 3нче мәктәбенең рус теле укытучысы,
Фәрдия Садриева,
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бездә үзидарә көне
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш