Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бездә җука, сездә ничек?

Өеңдә кирәкле чималың булганда бик тиз генә әвәләп, кыздырып ала торган ризык ул. Аны аш белән дә ашап, чәй табыны күрке итеп тә була. Ипиегез бетеп китсә дә, күмәчегез калмаса да сезне әлеге уңайсыз хәлдән юка коткара ала.

Элек аны, әлбәттә, бүгенге кебек плитә өстендәге табада кыздырмыйлар, ә мичтә, ялкынланып янган уттан алгарак тартып алынган кып-кызыл күмерләр өстендә пешерә иделәр. Һәм инде тәмендә дә, кабарып пешүендә дә, һичшиксез, аерма бар. Ә исен аңлатып, әйтеп бетерә торган түгел. Хәзерге вакыттагыча өй эче янган май исе түгел, ә хуш ис белән тула иде. Әнинең мич алдында, тигез кызарсын өчен, табагач белән табаны әйләндерә-әйләндерә, без йокыдан торган төшкә тел йотарлык тәмле юка пешерүләре якты һәм онытылмаслык хатирә булып күңел түрләрендә сакланыр га гына калды.

Аның каравы, хәзер таң тишегеннән торып мичкә ягып азапланасы юк, хәтта күп ләребезнең плитәсен кабызырга шырпы да кирәкми, кнопкага гына басасы. Шуңа күрә заманча юка пешерү өчен вакыт та бик аз кирәк. Баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкова инстаграмм төркемебездә әлеге ризыкны әзерләү процессын урнаштырган видеосында әйткәнчә, аңа моның өчен нибары 7 минут вакыт җиткән.

Юка пешерү рецептлары күптөрле һәм ул һәр хуҗабикәнең үзенеке, әле җитмәсә, күпләрнең беркемгә дә әйтәсе килмәгән сере дә була. Ә Илсөябез пешергәнен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Кирәк була:

  • 1 йомырка;
  • 1/3 стакан сөт (әчи башлаган икән, бигрәк әйбәт)/кефир;
  • 1/5 стакан су;
  • 1/2 бал кашыгы тоз;
  • 1/4 бал кашыгы чәй содасы (аш серкәсе белән «сүндерергә»).

Камыр ясыйбыз да, 1 сантиметрдан да калын булмаган җәймәләрне майлы табада ике яклап кыздырып алабыз.
Берничә минуттан хуш исле юка белән сыйланабыз. Тәмле булсын, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев