Дөньяда Тукай язы тантана итә. Бу көннәрдә Татарстанда шагыйрь исемен телгә алмаган бер генә милләтпәрвәр булмагандыр.
Сабыйлардан алып олы-олы, зур дәрәҗәле җитәкчеләргә кадәр Тукай шигырьләрен укыды. Олы гына яшьтәгеләр дә нибары 27 ел гына яшәгән яшь кешенең тормыш тәҗрибәсенә, акылына, зирәклегенә сокланды.
Тукай... Татарның бөеклеген, көч-куәтен, көнкүрешен яшь йөрәгенә сыйдыра алып, иҗаты аша бөтен дөньяга таныта алган Тукай! Яшел Үзәндә синең дә эзләрең бар. Һәм Яшел Үзән аларны сакларга тырыша. Узган җомгада Тукайның туганнары күмелгән Бәчек авылында Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров җитәкчелегендә бер төркем язучылар булып, Тукайның яраткан апасы Саҗидә һәм аның кызы Өммехәния каберләрендә дога кылды, Тукай туганнарын сыендырган, үзенең җылы куенына алган Бәчек, Урысбага халкы белән танышып китте.
Нет комментариев