Яшәеш
Без татарча сөйләшәбез, ә сез?
Безнең 7нче гомуми урта мәктәбе «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә ел саен бик теләп һәм актив катнаша. Елдан-ел колач җәя барган акция февраль аенда башланып апрель аенда тәмамлана.
Ә быелгы уку елында без бу эшне сентябрь аеннан ук башладык. Мәктәп күләмендә үткәрелгән һәрбер чара татарча сөйләшү, яңа сүзләр өйрәнү, сүзлекләр тарату белән үрелеп барылды.
Өйрәнергә тиешле 150 сүзне 200-250гә кадәр күтәрә алдык. Укучыларыбыз гаиләләрендә дә бу эшне алып бардылар. Үзләренең аерым сценарийләре белән «Татарча сөйләшик» көннәре үткәрделәр. Гаиләләрнең кызыклы фотосурәтләре тупланды. «Мин татарча сөйләшәм» логотибы төшерелгән футболкалар киеп, кызлар-егетләр яшел үзәнлеләргә татар телен өйрәтте. Шигырьләр сөйләттеләр, җырлар җырлаттылар. Шунысы мөһим: бу акциядә балаларыбыз, югары сыйныф укучылары, әти-әниләр теләп катнаша, чөнки үзләрендә татар теле дәресләреннән алынган тел байлыгы зур.
Айсылу Садыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев