Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без – «Сәйяр» фестивале җиңүчеләре

Хәзерге вакытта укучыларның сәләтен арттыру максатыннан мәктәптә сыйныфтан тыш чараларга күп игътибар бирелә.

Бездә фәнни-гамәли конференция ләр, төрле бәйгеләр һәм фес тивальләр еш үткәрелеп килә. Ә мондый чаралар укытучыдан, укучыдан күп тырышлык, осталык һәм сәләт сорый.

Һәр елны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Салават күпере», «Сәхнә» мәдәни журналы белән берлектә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивален оештыра. Әйшә урта мәктәбе дә бу чарадан читтә калмый, актив катнашучысы дисәм дә була. Быел да үзебезнең көчебезне сынап карарга булдык. Без Габдулла Тукайның әсәрләренә нигезләнеп, «Сөембикә маҗаралары» дип исемләнгән спектакль әзерләдек.

Һәм бу этапта укучыларымны сәхнә культурасына, сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә, сәхнәдә үзеңне дөрес, иркен тоту кагыйдәләренә төшендерәм. Спектаклебез муниципаль турда I урынны алып, республика турына җибәрелде. Ниһаять, фестивальнең нәтиҗәләре билгеле булды. Әйшә урта мәктәбенең бер төркем театр сөюче укучыларым III урынга лаек булды. Алдагы елларда да сезгә зур җиңүләр яуларга насыйп булсын, яшь дусларым!

Эльвира Бачкова,
туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев