Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без башта биналарны формалаштырабыз, аннары алар – безне», – ди урбанистлар

Май уртасында Яшел Үзән районы җитәкчеләреннән бер төркем Саратов шәһәрендә узган «Яшәү өчен мохит» дип аталган форумда катнашты. Форумның төп максаты - торак мохитен проектлау буенча илебез һәм чит илләрнең иң яхшы тәҗрибәсен туплау.

Урбанистика буенча «түгәрәк өстәл»дә ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман Яшел Үзәндә «Авангард» ял үзәген төзекләндерүдә шәһәр халкы белән ни рәвешле уртак фикергә килә алуы турында сөйли. Хәтерләсәгез, аңа «Авангард» белән бәйле проект бик җиңелләрдән бирелмәде. Һәм ул шушы тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша.
Форумның «Фатир һәм шәһәр» пленар сессиясендә безнекеләрне кызыктырырлык мизгелләр булган. Районның баш архитекторы Юрий Герасимов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
- Минем өчен кызыклы темалар яктыртылды. Фатирларның планировкалау тибын гына алыйк. Француз архитекторы, архитектура модернизмы һәм функционализмы вәкиле Ле Карбюзье фатирны тормыш итү өчен машина дип аңлата. Хәзер заманча мебель белән фатирларны берничә бүлмәле итеп үзеңә төзергә була.
Чыннан да, 65 квадрат метрлы зур фатирда рәхәтләнеп берүзең яшәргә дә, гаилә коргач икәүләп яшәргә дә, беренче һәм икенче бала тугач, мебель белән бүлеп, балалар бүлмәсе дә ясарга була. Ә балалар үсеп таралыша башлагач, фатирны яңадан элеккеге рәвешенә кайтарыр­га мөмкин. Һәм чит илдә моны бик актив кулланалар.
Миңа шулай ук Америка архитекторы урбанист Джеф Спек чыгышы бик ошады. Ул Американың дистәләрчә шәһәрен җәяүлеләр шәһәре итеп үзгәрткән кеше. Яшел Үзәндә дә берничә урамны җәяүлеләр урамы итеп ясарга кызыгам.
Екатеринбург төзүчесе Геннадий Черныхның да чыгышы Яшел Үзән җитәкчеләре өчен кызыклы иде. Ул йортларны нинди принцип буенча төзүләре белән уртаклашты. Төзелеш башланганчы ук фатир хуҗалары җыелышы уздырыла икән биредә. Йортның әле нигезе дә юк, ә халык аның төзелешен һәр этабын контрольдә тота. Проблемалар булса, уртага салып сөйләшә.
Бер фатир хуҗасы подъездга фотографиясе белән белдерү элә: «Мин фәлән-фәләнев, милек мәсьәләләре белән шөгыльләнәм, кирәк булса, мөрәҗәгать итегез!» Хәзер инде йортта яшәүчеләрнең 150се шушы исемлектә. Һәм бу аларны берләштерә, алар чын күршеләр кебек яши башлый. Теге яки бу мәсьәлә буенча кемгә мөрәҗәгать итәсен белә бу йортта яшәүчеләр.
Икенче мисал. Балалар бакчаларындагы кебек традицияләре дә бар икән. Подъезд тәрәзәсе төбенә бер савыт кәнфит чыгарып куялар. «Мин фәлән-фәләнев. Бүген минем туган көнем. Сыйланыгыз!» - дип белдерү дә язылган.
Менә шундый беренче карашка гади генә мисаллар. Ә халыкны берләштерү, яшәүне тагын да сыйфатлырак итү өчен үтемле чаралар болар.
Мохит - иң беренче чиратта кешеләр арасындагы мөнәсәбәт.
Бу - халыкара форумда ишеткән-күргәннәребезнең берничә мисалы гына.
Россия шәһәрләрен модернизацияләү буенча шундый масштабтагы беренче проект РФ законнарында үзгәрешләрне генә таләп итми, яңа мохиттә туган фикерләрен искә алып, территорияләрне төзекләндерүгә шәһәр халкын да актив җәлеп итә. Бу һәр төбәкнең табигый үсешенә китерәчәк.
Джеф Спек Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләр өчен үзенең имзасы куелган «Җәяүлеләр өчен шәһәр» дип аталган китабын җибәргән. Юрий Герасимов аны Горький исемендәге мәдәният үзәгенә бүләк итә. Китапны теләгән һәр кеше укый ала.
Радик Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев