Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без әти-әниләргә нәрсә тиеш

Һәр ата-ана үз баласы өчен таулар да күчерергә әзер.

Без үз чиратыбызда әти-әниләргә нәрсә тиеш соң:

  • Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.
  • Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.
  • Ата яки ана баланын хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә.
  • Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.
  • Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.
  • Әти-әни белән йомшак сүз илә сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.
  • Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.
  • Әти-әнинең артыннан йөрергә.
  • Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.
  • Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.

«Тәнбиһүл-гафилин» китабыннан 
Чыганак: 
https://t.me/timhazrat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев