Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Без әле кабат килүебезгә ышанам!»: Яшел Үзән районына Югра Ханты-Манси автономияле округының Совет районы делегациясе килде

Эшче делегация составында территория башлыгы Евгений Буренков, җитештерү-техник бүлек җитәкчесе Дмитрий Александров, физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Пэйль бар иде.

Эшче делегация составында территория башлыгы Евгений Буренков, җитештерү-техник бүлек җитәкчесе Дмитрий Александров, физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Пэйль бар иде.

Республика кунаклары белән район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев очрашты.

"Без халык саны буенча республикада бишенче урында торабыз, зур торак пунктлар - Васильево һәм Осиново халкы саны буенча гына да кайбер муниципалитетлардан уздырган бердәнбер район. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, иҗтимагый киңлекләрне үстерү, социаль, мәдәни һәм спорт объектларын төзү актив бара. Бүген сез моңа шәхсән инана алдыгыз", - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Кунаклар «Волна-Дулкын» бассейнында, «Дуслык» модульле спорт залында, Васильево бистәсендәге универсаль спорт залында, Яшел Үзәндәге «Порт» яшьләр үзәгендә булдылар.

- Безнең районда 46 мең кеше яши. Төбәкнең нигезе - агач эшкәртү сәнәгате. Сәфәребезнең максаты - регионнар мисалында яңа спорт һәм социаль әһәмиятле объектлар булдыру практикасын өйрәнү. Безне кызыксындырган һәр нәрсәне карадык һәм хәтта билгеле бер объектларны үлчәдек. Без тагын килербез дип ышанам! Яшел Үзән районында бик күп кызыклы һәм әһәмиятле урыннар бар", - дип ассызыклады Евгений Буренков.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев