Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бервакытта да соң түгел

- Фитра сәдакасын бирергә соңга калмадым микән инде, тиздән Гает бит?

Газета укучы.
Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга, ятимнәргә фитра сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.
Фитра сәдакасының мәгънәсе - Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип сәдака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра сәдакасының күләме арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум дип билгеләнде.
Фитра сәдакасы фә­кыйрь­ләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) бирелә.
Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. «Без шатланган кебек, алар да сөенсен», - ди дин әһелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев