«Беркемгә дә кирәк түгел син!» Биш айлык сабыйны анасы кар өстенә куеп калдырган
Әлеге хатынның баласын кар өстенә куеп калдыруы, сабыйга кычкыруы сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.
Түбән Новгородта яшәүче хатын 5 айлык баласын кар өстенә куеп калдырган. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатын 5 айлык кызын урамга алып чыга, кар өстенә куя, баланы мыскыл итеп видео төшерә.
Хәзер нарасыйны анасыннан алганнар, аны хастаханәгә китергәннәр. Тикшерү бара.
Әлеге хатынның баласын кар өстенә куеп калдыруы, сабыйга кычкыруы сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.
Кадрларда баланың елавы, анасының кычкыруы ишетелә. «Беркемгә дә кирәк түгел син!» – дип, хатын сүгенеп кычкыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев