Беркайчан да, юк, димәс
Бихисап игелекле гамәлләр кылып та, бу хакта кычкырып сөйләп йөрмичә яшәүчеләр арабызда бик күп.
Башкаларга шатлык өләшү – аларның яшәү рәвеше.
Шөкер, менә шушы газетага язылу чорында да, күпме юмарт, киң күңелле милләттәшләребез белән очрашып торабыз. Алар мөмкинлекләренә карап, ничек тә ярдәм кулы сузарга тырыша, бервакытта да, юк, дими. Олы йөрәкле, игътибарлы якташларыбызның берсе – Әнвәр Миңнуллин.
Газетабызны укып, фикерләрен җиткереп торучы иганәчебез 2021 елның беренче яртыеллыгына «Яшел Үзән»не шәһәребезнең мәчет-мәдрәсәләренә йөрүчеләргә һәм Олы Ачасырның мохтаҗ гаиләләренә, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына яздырды. Шулай итеп, Әнвәр Габбас улы ярдәме белән, яңа елдан газетабыз 6 ай дәвамында атнасына ике тапкыр килеп, сөендереп торачак.
Сезнең ярдәм белән күпме райондашыбыз яңалыклардан хәбәрдар булып, кызыклы язмаларыбызны укып, үзенә рухи азык алыр дип ышанып калабыз. Аллаһының рәхмәте яусын сезгә, кылган игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев