Беркайчан да онытылмаслык хәлләр
(Газетабызның быелгы 3нче санында басылган «Гражданнар сугышы ялкыны безнең якларда» язмасының дәвамы дип кабул итегез.)
Янушко разведка отряды переезд янындагы урманда качып тора һәм сигнал көтә. Шул ук вакытта Кәлим абый тиз генә әйберләрен җыеп кайту юлына чыга. Каппельчылар аның янына килми. Бу 1918 елның 28 августы, көндезге икеләр тирәсе була. Шушы ук вакытта Төрләмә станцисендә урнашкан 32 кешелек Мәскәү комендант взводы ял итә. Кемнәрдер карта уйный, бер өлеш солдатлар винтовкаларын урман каравылчысы өендә калдырып, чикләвек җыя. Кинәттән генә станция янында снарядлар шартлый башлый. Бу вакытта монда нәрсәләр булганын Төрләмә кешесе Алексей Ложкин ( 1901-1982, өйләре хәзерге ашханә каршында булган) болай сөйләгән:
– Ничә тапкыр инде уйларым белән шушы фаҗигале көнгә әйләнеп кайтам. Каппельчылар хәзер дә төшемә керә.
27 август көнне безнең станциядә Троцкий поездының бер вагоны торды (состав үзе Вязовойда). Мин ул вакытта урманнан чикләвек җыеп кайтып килә идем. Шул вагон яныннан узганда часовой мине чакырып, чикләвек сатып алды һәм вагонны тамбурдан гына карарга рөхсәт итте. Идәне тире белән капланган, йомшак. Бик зәвыклы куренде. Ул көнне Троцкий монда юк иде, «Кызыл күпер»гә киткән булган(Вязовойга).
Кызылармиячеләр станциядә яшә деләр. Акларның пушкалары, хәзер дә үсеп утыручы карама янында урнашкан булган. Ул агач станциядән Норлатка таба бер километрлар тирәсендә үсә (хәзерге «Татнефть» заправкасы янындагы тал агачы). Без, балалар, яшьләр, соңыннан ул урынга барып, буш снаряд капсулларын җыйдык. Аклар соңыннан бу пушканы ашханә – чәйханә хуҗасы Матвей Краснов өе янына китереп куйдылар.
Шушы карама яныннан пушка ата башлады, һәм почта бинасы снаряд эләгүдән янып бетте. Шул ук вакытта ике күчәрле вагоннарда снарядлар шартлый башлады. Бу тәмуг иде. Якында урнашкан йортларны, сарайларны ут камады. Күп кенә йортларның түбәләре алып атылды, тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килде. Янгыннардан кап-кара болыт булып төтен күтәрелде, кояшны каплады. Ерак та түгел, урманда торган атлылар, шартлаулар бетү белән станциягә ташланды.
Безнекеләр арасында паника башланды һәм алар тәртипсез рәвештә Козловка ягына таба кача башлады. Атлы аклар безнекеләрне куып җитеп кылыч белән турарга кереште. Хәрбиләрне дә, гражданнарны да. Анда никадәр мәетләр калды! Мин дә шул чигенүчеләр арасында идем. Без Верхнее Анчиково авылына таба йөгердек. Безне ахрысы Аллаһ Тәгалә саклады. Мондый хәлләрне беркемгә дә күрергә насыйп булмасын. Болар беркайчан да онытылмаслык хәлләр».
Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев