Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бергәләп тотынсаң, әллә нәрсәләр эшләп була

Моны яшел үзәнлеләр һәрвакыт исбатлап тора.

Алар Украинадагы махсус хәрби операциягә Татарстаннан җибәрелгән  «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына кирәк-яраклар җыюда үзләреннән зур өлеш кертте. 


«Боевое братство» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән филиалы бу эшкә ныклап алынды һәм иганәчеләр табу, ярдәмне җыю һәм төп билгеләнеш урынына илтү белән шөгыльләнде  һәм шөгыльләнә.


Әлеге оешма әгъзасы Сергей Жуков сөйләвенчә, бу саваплы гамәлдән зур предприятиеләрдән - әйтик, «ПОЗИС», «ЭРА», ЗМК , Горький исемендәге завод , «АК Барс» суднолар төзү корпорациясе, ЗПКБ кебекләр, «Маяк» спорт базасы, «Дельфин» шифаханәсе, Норлат авылында яшәүчеләр, социаль даруханәләр, шәхси эшмәкәрләрдән Әнвәр Миңнуллин һәм башка бик күпләр хәрбиләр өчен кирәк-яраклар, дарулар, махсус киемнәр, азык-төлек, портатив мичләр, рацияләр белән нык булышкан.  Акчалата ярдәм итүчеләр дә бихисап булган. Бар җыелганны сортировкалап, бирелгән акчага әйберләр сатып алып, туплап Горький исемендәге завод биргән автомобильдә Әлмәткә төп базага илтеп биргәннәр.

Аннан әйберләр  өч «КамАЗ» машинасында  «Алга», «Тимер» батальоннарына 3 атна элек  илтеп тапшырылган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Хәрби хезмәттәгеләргә кыр шартларында яшәү өчен әйберләр җыелачак. Бигрәк тә генераторлар, портатив мичләр, тиз әзерләнә торган ашамлыклар, консервалар һәм башкалар  кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Татарстаннан   «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына кирәк-яраклар җибәрелде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/HzpdJgyZZNM