Беренчесе соңгысы булмасын
Классташлар белән очрашу кичәсен мин дулкынланып көттем, әйтерсең лә тәүге тапкыр беренче класска барам.
47 ел гомер кай арада узып киткән, безнең әле бу беренче очрашу.
Чәчләренә чал кунган, үзләре матур, ягымлы, күңелгә якын классташларым белән ниһаять Норлатта - кафеда утырабыз, безнең өчен бу могҗизага тиң. Укытучы апабыз, класс җитәкчебез, математика укытучысы Әлфия апа Мирхәйдәрова да безнең арада. Ул әле һаман да яшь, энергиясе ташып тора. Аның укучылары тормышта үз юлларын тапкан, күбесе югары белемле, барысы да лаеклы ялда, араларында хезмәт куючылар да бар. Барысы өчен дә укытучы апабызга, безне укыткан мөгаллимнәргә олуг рәхмәтебезне белдерәбез һәм иң изге теләкләр телибез.
Кичә уен-көлке, бию белән дәвам итте. Фәтлия Исмәгыйлева үзәккә үтәрлек итеп җыр лады, Рияз Ибәтуллин гармунда уйнады, Фәрит Гыймранов һәм Рәмзия Саттарова үзләре язган шигырьләрен укыды.
Соңгысы булмасын иде бу очрашу класс ташларым, бер күрешү үзе бер гомер диләр бит.
Рәмзия Зайнуллина-Саттарова.
Мулла Иле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев