Беренчеләргә – Мәдәни көндәлек
Бу атнада Норлат китапханәсендә зур бәйрәм - мәдәният дәресе булды. Шарлар белән бизәлгән уку залына I сыйныфта укучы 24 бала килеп, аларга «I сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» тапшырылды. Балалар өчен бик тә кызыклы булган, ике дәүләт телендә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән бу көндәлек, Татарстанның истәлекле урыннары, музей, кинотеатрлары һәм башка...
Бу атнада Норлат китапханәсендә зур бәйрәм - мәдәният дәресе булды. Шарлар белән бизәлгән уку залына I сыйныфта укучы 24 бала килеп, аларга «I сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» тапшырылды.
Балалар өчен бик тә кызыклы булган, ике дәүләт телендә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән бу көндәлек, Татарстанның истәлекле урыннары, музей, кинотеатрлары һәм башка мәдәният учаклары турындагы альбом-белешмә булып тора. Мәдәният һәм мәгариф министрлыгының уникаль проекты саналган көндәлекне укучы уку елы барышында күпме китап укыганын, ничә мәртәбә музейга, театрларга барганлыгын билгеләп барырга тиеш була, ә нәтиҗәләр ясаганда иң күп чараларда катнашкан укучыны приз көтә. Беренчеләр китапханәче Алсу Садыйкова апалары сөйләгәнне бик кызыксынып тыңлады, үзләре дә сораулар бирде. Ә көндәлекне кулларына алгач, үзләре барган урыннарны күрсәтә дә башлады. Балаларның әти-әниләре дә бу чарадан читтә калмыйча, аларның ялын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүне максат итеп куяр дип ышанабыз.
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев