Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Беренче янгын корбаны

Күгәй авылында көтмәгәндә чыккан фаҗига кеше үлеме белән тәмамланды. Йорт эчендә чыккан янгынны иң беренче булып күршеләре күрә һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Норлаттагы аерым пост кизү торучылары урынга 7 минут эчендә барып җитә. Алар килеп җиткәндә ялкын өй эчеп ялмап алган була инде.

Күршеләр шунда ук хуҗасының өй эчендә калуын хәбәр итә. Әмма дөрләп янган өй эченә керү мөмкин булмый. Утны сүндергәндә Норлат коткаручылары караватта яткан йорт хуҗасын таба.
Авылда яшәүчеләр сүзләренә караганда, 76 яшьлек ир өендә ялгызы гына яшәгән. Күршеләре белән аралашмаган. Хәтта авыл җирлеге башлыгын да, участковыйны да өенә кертми торган булган. «Торак» профилактик операция­се барганда да пенсионер беркемгә дә ишеген ачмыйча, янгын иминлеге турында инструктажны капка төбендә генә тыңлаган. «Бу минем шәхси милек» дип кенә әйтә торган булган янгын сүндерүчеләргә. Соңгы вакытта ул үзен сәеррәк тотып, өенә ташландык әйберләр, чүп-чар ташыган. Шул ук вакытта ул электр, газ һәм су өчен вакытында түләп барган. Өен мич ягып җылыткан. Янгын да нәкъ шул мичтән чыккан дип фаразлый янгын күзәтчелеге инспекторлары.
Күгәй авылында яшәүче 76 яшьлек ир Яшел Үзән районында янгында янып үлгән беренче корбан. Шундый фаҗигаләрне булдырмас өчен Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре яшәүчеләрне ут белән сак булырга чакыра.
Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев