Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Беренче парта артында утыра иде»: Казанда һәлак булган кызның туганнары фаҗига турында сөйләде

Казанның 175нче мәктәбенең 8А сыйныфы укучысы Алисә Шәфигуллинаның апасы Нәсимә Шәйхетдинова, бу иртәнең фаҗигасен ишеткәч, Биектау районы авылыннан шәһәргә килә.

"Күрше йорттан туганым, Алисəнең әнисе шалтырата, кешеләр йөгереп йөри, ни өчен балаларның мәктәптән иртәрәк кайтуларын аңлый алмыйлар. Туганым чыгып китте, без дә аның белән йөгердек. Алар сыйныфыннан ике кызны очраттык, алар мәктәптән чыгып киләләр иде. Беренче парта артында утырган ике кыз парта астында ятып калды, диделәр. Ә Алисə беренче парта артында утыра иде. Туганымның кызын ДРКБга алып киттеләр диделәр, - дип сөйләде Нәсимә Шәйхетдинова.

“Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашу вакытында туганнарның әле сеңелләрен исән күрү өмете бар иде. Бер сәгатьтән соң аларга Алисəнең үлүе турында хәбәр итәләр.

"Моргка алып киттеләр. Ул гаиләдә күптән көтелгән бердәнбер бала иде, әнисе аны 33 яшендә тапты, алар аны бик яраттылар, бик кадерләделәр", - дип уртаклашты укучы кызның апасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев