Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче канал сайтында хәзер безнең Зөяне дә күрергә мөмкин

Танылган телетапшырулар алып баручы Дмитрий Крылов үзенең “Непутевые заметки " тапшыруында Яшел Үзән могҗизасы - утрау турында сөйләде.

"Мондый гадәти булмаган биографияле шәһәр башка табылмас мөгаен", - дип белдерде журналист үз чыгарылышында.



Зөя утравы тарихы, чыннан да, уникаль. Ул 16нчы гасырда башлана һәм хәзерге көнгә кадәр языла. Утрау-крепость, утрау-монастырь, ә соңрак төрмә. 2010 елдан Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Зөя яңадан торгызыла. Дмитрий Крылов үз программасында бу шәһәр язмышы турында сөйли, утрау осталары һәм храмнары белән соклана.

Программаны Беренче каналның 1tv.ru сайтында карарга мөмкин. Ә утрауны күрмәүчеләр барып карый ала. Татарстанның бу энҗе бөртеген шәхсән үз күзләрең белән күрү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев