Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Беренче бүләгебез үз иясенә тапшырылды

Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче Мәдинә Әдиятуллина өр-яңа табалы булды.

– Газетаны 1976 елдан бирле укыйм. «Идел ягы»нда «Кызыклы сбор» дигән беренче язмам чыккан иде. Гомумән, «Яшел Үзән»дә күпме мәкаләм, шигырьләрем басылды. Иҗатымны райондашларыма җиткерүегез өчен рәхмәтлемен. Күпме еллар укысам да, мондый акциядә катнашуым икенче, ә бүләк отуым беренче тапкыр гына әле. Яңа ел могъҗизасына ышанам дип, редакциягә квитанциямне керткән идем, вәт бәхет елмайды. Котлыйм дип, иң беренче булып, туганым Алия хәбәр итте. Газетаны көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Менә шундый бүләкләр белән сөендерүегез өчен дә рәхмәтлебез, – дип җиткерде Мәдинә ханым Әдиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев