Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берегез өчен берегез кирәк

«Эх, матур чыга да инде «Яшел Үзән» газетасы, «Идел ягы»ннан бирле яратып укыйбыз», – дигән йөрәккә май булып ятучы сүзләр белән башланды танышуыбыз Исмәгыйлевләр гаиләсе белән. Мактаганны кем яратмый соң инде, газета укучыларыбыз­дан рәхмәт сүзләре ишетүе безнең өчен һәрвакытта да рәхәт.

Ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән Мөнирә һәм Рөстәм Исмәгыйлевләр безне якын туганнарын күргәндәй бик шатланып каршы алды. Норлатның иң күркәм гаиләләренең берсенә аяк бастык та, сөбеһан­Аллаһ дип тел шартлаттык. 53 ел бергә тормыш сукмагын узучы парларга сокланмый мөмкин түгел шул. Рөстәм абый кебек тырыш егеткә кызлар Норлат кадәрле зур авылда да бетмәгән дә бит, югыйсә. Юк, аның күңеле ерак Удмуртиядә яшәүче Мөнирәгә тарта.
– Мин туганнарга кайтып йөрдем, ә ул анда гел велосипедта килә иде. Шунда күреп алдым да, кара әле, миңа шәп кыз бит бу дип уйлап куйдым. Мәхәббәт үзенекен итте, аралар якынайды, – дип хатирәләре белән уртаклаша Рөстәм абый.

Гөлнара Вәлиева фотолары.


Тлы язма газетада (№80).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше ое музей тегел, бетен жирен тэшерергэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тату, күркәм, тырыш гаилә. Икесе дә тәртипле, акыллы, тыйнак кешеләр. Шуңа күрә 3 уллары да горурланырлык булып үстеләр, бик яхшы укыдылар, хәзер дә дәрәҗәле урыннарда хезмәт итәләр. Олы уллары Ринат- офицер, үзе балаларын гына түгел, ятим балаларны да алып үстерә, әтисе шикелле төзүче хөнәренә дә өйрәнде: зур гаиләсенә зур йорт салып бетерде! Мөнирә апа да кияүгә чыкканнан бирле кайнана белән яшәде, кибеттә зур коллектив белән авыр елларда эшләде. Сабыр, туры сүзле, гадел булганы өчен аны Норлат халкы ихтирам итә. Исән- сау булып күп еллар шатланышып яшәсеннәр иде. Яраткан журналисткабыз Гаязова Алиягә бик зур рәхмәт бу матур язма өчен.