Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бердәмлек җиңде

Шау-гөр килеп сабан туйлары узганнан соң, авыл халкы мең төрле җәйге мәшәкатьләргә чума. Бакча тулы яшелчәсен үстерәсе, чүбен утыйсы, терлек азыгы җыясы, җәйгә дип планлаштырылган төзелеш эшләрен алып барасы, кышка тәм-томнар әзерлисе бар. Кыскасы, авылда эшнең мәңге бетәсе юк.

Шулай да июль ахырларында, бәрәңге алырга керешкәнче, азрак сулап алырга мөмкинлек бар. Шуңа да районыбыз авылларында күп кенә чаралар – Авыл көне, Чишмә, Урам бәйрәмнәре нәкъ менә шушы вакытка билгеләнгән дә инде.

Чишмә бәйрәме районда иң беренчеләрдән булып Олы Ачасыр­да үткәрелә башлады һәм ул башкаларга да бик матур үрнәк булды. Чөнки чараның төп максаты күңел ачуга гына кайтып калмый, ә төп бурыч изге урыннарыбызны чистарту, яңарту. Олы Ачасыр чишмәләргә бай бит ул һәм алар тирәсендә зурлап, Казан артистларын чакырып бәйрәм итү традициягә әйләнде. Шөкер, чишмәләр караулы, көянтә-чиләк белән су ташучылар кимесә дә, машинасына шешәгә салып төяп китүчеләр, киресенчә, арта гына. Соңгы елларда, элеккеге тау башындагы урыны яраксыз хәлгә килү сәбәпле, милли бәйрәмебез авыл уртасындагы бушлыкта гына үткәрелде. Һәм инде ничек кенә Сабантуй әйбәт узса да, күңел моны кабул итмәде. Авыл уртасында нинди Сабантуй булсын инде ул?! Авыл җирлеге халык фикеренә колак салды, әлбәттә. Быел бәйрәм искиткеч матур җирдә, әле узган ел гына «Су анасы» фильмы төшерелгән күл буенда оештырылды. Әнә ул горур таулар, җыйнак кына ясалма күл, бөдрә таллар арасындагы матур тигезлек. Бергәләшеп җыелып бәйрәм итәргә менә дигән урын икән бу дип, халык та бик яратты күл буен.
 

Дәвамы газетада (№56)

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев