“Бердәм Россия” партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе вәкилләре Норкин исемендәге скверда тәртип урнаштырды
Өмә "Шәһәр мохите" партия проекты кысаларында узды. Анда партия вәкилләре, яшь гвардиячеләр, Яшел Үзән Советы депутаты, “Центральное 3” беренчел бүлекчәсе секретаре Артур Камалеев һәм Яшел Үзән медицина училищесы укучылары катнашты.
Узган елгы яфракларны, коры ботакларны җыйдылар, шулай ук чәчәк һәм куаклар утырту өчен түтәлләрне тәртипкә китерделәр.
- Бүген без бөтен скверны чүп-чардан чистарттык. Чөнки шәһәребезнең чиста, матур һәм төзек булуын телибез, чиста шәһәр һәрберебездән башлана бит, - дип уртаклашты партиянең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Валерия Кузнецова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев