«Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый мобиль кабул итү хәрәкәте республиканың барлык районнарында эшли башлады.
Иҗтимагый мобиль кабул итү автобуслары интернет, телефон белән тәэмин ителгән, оператив рәвештә эшләү өчен мөмкинлекләр бар.
- Халыкны аеруча социаль проблемалар борчый. Монда юл юклыктан зарны да, урам утының булмавын да ишетәбез. Карамалы Тау бистәсенә өстәмә даруханә кирәклеге хакында язып алдык, - дип сөйли Диләрә Шәрәфиева.
Ул арада яныбызга Мулла Илендә яшәүче Равил абый Шәрәфиев килеп җитте, мөмкинлектән файдаланып, үз фикерен җиткерде:
- Лаеклы ялда булучыларга пенсия акчасын хаклы рәвештә билгеләсеннәр иде. Менә мин гомерем буе Себер якларында эшләп, лаеклы ялга чыккач, туган ягыма кайтып төпләндем. Ни өчендер пенсияне рәсмиләштергәндә 5 ел стажым киселде. Күз буяу өчен пенсиягә 200-300 сум акча өстәп куялар да, шуның белән бетте. Эшләгән кеше лаеклы пенсиясен дә алсын, гаделлек булсын иде, - диде ул, - Сорауларыбыз тиешле кешеләргә барып җитә икән, мондый очрашулар ешрак булса, бик әйбәт, - дип тә өстәп куярга онытмады.
Һәр мөрәҗәгать итүченең исем-фамилиясе, адреслары, телефоны язып алынды. Иҗтимагый мобиль кабул итү активистлары һәр сорауга җавап буласын, бер гозер-теләк тә игътибарсыз калмаячагын ышандырды. Мобиль кабул итү бүлмәсеннән гыйбарәт алты автобус барлыгы 430 тукталыш ясар дип планлаштырыла.
Алия Гаязова
Нет комментариев