Бердәм сайлауларга килми калмагыз
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, 11 сентябрьгә билгеләнгән Бердәм сайлау көнендә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булачак.
Шулай ук Бердәм сайлау көнендә җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына да өстәмә сайлаулар үтәчәк. Алар Татарстанның 39 районындагы барлыгы 181 муниципаль округта уза, шул исәптән Яшел Үзән районында да.
11 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев