Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бераз «омикрон» турында

Хәзерге вакытта коронавирусның яңа төре белән зарарланучылар сан буенча рекорд куя. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы SARS-CoV-2 вирусының яңа мутация се турында 2021 елның 26 ноябрендә игълан итә һәм аңа «омикрон» исемен бирә.

Яңа штамм белән авыруның беренче очраклары 2021 елның 24 ноябрендә Көньяк Африка Республикасында ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек сак лау оешмасы мәгълүматларына караганда, хәзер бу вирус дөньяның 77 илендә билгеле. Россиядә яңа штамм белән авыручылар бүгенге көндә бихисап. Аның белән вакцинацияләнгәннәр дә һәм элек коронавирус белән авырганнар да зарарлана.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, «омикрон» штаммының төп симптомнары сезонлы ОРВИныкына охшаган:

  • хәлсезлек;
  • баш авырту;
  • температура 38 °С ка кадәр, кайвакыт югарырак та;
  • буыннар һәм мускуллар авырта;
  • борын тыгылу;
  • тамак авырту;
  • төчкерү һәм ютәл;
  • аппетит булмау;
  • бик сирәк очракта ис һәм тәм сизү кимү.

«Омикрон» йокканда бер генә симп том яки берничәсе бер үк вакытта булырга мөмкин.
Коронавирусның яңа штаммының берничә аермасы бар.

Инкубация чоры. «Омикрон»ның ул башка штаммнарга караганда күпкә кыскарак. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул ике көннән алып биш көнгә кадәр тәшкил итә (алдагы коронавирус мутацияләренең 6-8 көн иде).
Югары контагиозлык. Алдагы дельта штаммы белән чагыштырганда, «омикрон» җиде тапкыр тизрәк күчә. Ә вирус йөртүче инфекция йоктырганнан соң беренче тәүлектә үк башкаларны зарарларга мөмкин.

Яңа штаммның тагын бер үзенчәлеге – балалар һәм яшүсмерләр арасында авыручылар санының артуы, бу шулай ук спайк-аксымның яңа төзелеше һәм вирусның күзәнәккә җиңел үтеп керүе белән бәйле.

Яхшы яңалык та бар: «омикрон» белән авыручылар арасында аны бик авыр кичерүчеләр азрак, алар реанимациягә һәм ИВЛга сирәк эләгә, әмма бу мәгълүматлар масштаблырак тикшеренүләрне таләп итә.
Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев