Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер хатын-кыз абыйсы өчен үч алырга МХОгә киткән

«Кызларымның тынычлыкта яшәүләрен телим!»

Башкортстаннан бер хатын-кыз прапорщик булып хезмәт иткән абыйсы өчен үч алырга дип махсус хәрби операция зонасына киткән. Фронтта аның теләге үтәлгән.

Хатын-кыз алгы сызыкка абыйсы – Россия Кораллы көчләренең өлкән прапорщигы һәлак булганнан соң дошманнан үч алырга киткән. Газиз туганына МХО зонасыннан кире әйләнеп кайтырга насыйп итмәгәч, танк батальонында хезмәт итәргә булган ул.

«Озак вакыт үземә урын таба алмыйча гаҗизләндем. Дошманнан үч алуга ирешкәч кенә тынычланып калачагымны аңладым», – дип сөйләп үткән «Янтарь» позывное белән хезмәт итүче ханым. Хәрби хатын-кыз, үч алу теләгеннән тыш, балалары – кызлары хакына дошманга каршы көрәшә. «Кызларымның тынычлыкта яшәүләрен телим», — ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев