Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тамчы зирәклек

Угыллар

⚡⚡Ике хатын коедан су алып тора, болар янына өченчесе дә килә. Шул арада шул тирәдәге зур ташка бер карт ял итәргә утыра.
Хатыннарның берсе икенчесенә:
– Минем улым җитез һәм көчле, аны беркем уздыра алмый.
– Ә минеке сандугачтай җырлый! Беркемдә андый тавыш юк!
Өченча хатын дәшми.
–Нигә син үз улың турында берни дә әйтмисең? – дип сорыйлар аңардан.
– Нәрсә әйтим инде? – ди хатын, – ул минем гадәти, үзенчәлекләрсез малай.
Хатыннар чиләкләрен тутыра да, өйләренә таба кузгалалар. Карт та алар артыннан атлый. Хатыннар бераз бара да, туктыйлар – чиләкләр авыр, суы чайпала, куллар авырта, арка арый.
Кинәт каршыларына өч малай йөгереп чыга. Берсе көпчәк кебек әйләнә, баш аркылы сикерә – хатыннар аңа сокланып карап торалар. Икенчесе өздереп җырлый – аны хисләнеп тыңлыйлар. Ә өченчесе йөгереп әнисе янына килә дә, аның авыр чиләкләрен алып, өенә атлый.
Хатыннар карттан:
– Ну, ничек безнең улларыбыз? – дип сорыйлар.
– Кайда соң алар? – ди карт, – мин бер генә угыл күрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев