Бер селтәнүдә апасының гомерен өзгән
1 июньдә Норлат авылындагы балалар йортында тәрбияләнүче 17 яшьлек яшүсмер ызгыш чыгып апасының корсагына суккан.
Нәтиҗәдә хатынны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә илтеп салганнар.
13 июнь төнендә зыян күрүче шушы алган травмасыннан үлеп киткән. Тикшерү аның талагы өзелеп, күп кан югалтудан үлгәнлеген ачыклаган. Шик астына алынган яшүсмерне оперативниклар кулга алган.
Сәламәтлеккә авыр зыян салудан үлү факты буенча Татарстанның Тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан. Әгәр дә яшүсмернең гаебе исбатланса, аның 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе бар, дип хәбәр итә KZNLIVE.
Шулай ук KZNLIVE үлгән хатынның Питрәч районыннан булуын, бәла чыгасы көнне яшүсмернең апасы белән бергә аракы эчүен һәм алар арасында ызгыш чыгуын да ачыклаган. Тикшерүчеләр яшүсмерне тоткарлауны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев