Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Берәү сата – берәү алдана

“Кулланучылар хокукын яклау турында”гы законны кабул иткәнгә 26 ел узган. Гамәлдәге күпьеллык практикасы аның актуальлеген, кирәклеген раслады, сатучы һәм кулланучы арасындагы хәлне яхшыртты, күп нәрсәгә ачыклык кертте. Базар икътисады шартларында һәр кеше, товар, эш һәм хезмәт күрсәтүдән кулланучы буларак, үзенең хокукын яклауга мохтаҗ.

Бүгенге көндә сәүдә сферасы иң проблемалыдыр, мөгаен. Чөнки, кулланучылар көннән-көн таләпчәнрәк, ә сатучылар клиентларына салкын карашта. Мондый очракларда, сыйфатсыз товар яки тиешсез хезмәт күрсәтүдән саклану өчен, үзеңнең хокукларың һәм бурычларың турында белү аеруча мөһим.

  • Барлык товар һәм хезмәтләр стандарт һәм санитар нормаларга туры килергә тиеш;
  • Кулланучы товар турында тулы мәгълүмат алырга хокуклы;
  • Этикеткада җитештерүче һәм аның адресы күрсәтелгән булырга тиеш;
  • Кулланучы сыйфатлы һәм зарарсыз товар алырга хокуклы

Кимчелекләр һәм җитешсезлекләр булганда:

  • Кимчелекләрне 20 көн аралыгында юк итүләрен таләп итәргә;
  • Сатучы белән, товарның бәясен төшерү турында килешергә;
  • Шундый ук, әмма сыйфатлы товарга алыштырырга;
  • Билгеләнгән вакытка кадәр товарны кире тапшырырга һәм акчасын кайтарып алырга хокуклы.

Статистика буенча, техник яктан катлаулы товарлар, кием-салым, аяк киеме, җиһаз һәм башка азык-төлек төркеменә кермәгән сатканда, торак-коммуналь, финанс хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокуклары ешрак бозыла икән.  

Кайбер актуаль сорауларга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Флюра Гаязетдинова җавап бирә.

Сорау: Йортлардагы газ җиһазларын тикшерү бара. Моның өчен мин аларны торагыма кертергә тиешме? Кертмәсәм, газны өзәргә мөмкиннәрме?

Җавап: Әйе, закон буенча абонент газ белән тәэмин итүче оешма вәкилен исәпләү приборларын һәм газ белән эшләүче җиһазларны тикшерергә кертергә бурычлы. Әмма, хезмәт күрсәтүче, килүе хакында көнен һәм вакытын билгеләп, алдан хәбәр итәргә тиеш.

Абонентка хәбәр итмичә генә газ белән тәэмин итүне түбәндәге очракларда туктарыга мөмкиннәр:

  • Газ челтәрендә авария булганда;
  • Йорт яки фатир эчендә авария яки торак эчендәге җиһаздан газ саркыса;
  • Йорт яки фатир эчендәге җиһазның техник торышы махсус оешма тарафыннан авария куркынычы тудыра, дип табылса.

 

Сорау: Әгәр дә коммуналь хезмәтләр өчен идарә оешмасы хисап ясап китергән түләүләр белән килешмәсәм, нишләргә?

Җавап: Закон буенча, кулланучы башкаручыдан коммуналь хезмәтләр өчен дөрес хисаплау турында тулы мәгълүмат алырга хокуклы. Түләү исәпләүләрен тикшерү өчен кулланучыга идарә оешмасына язма яки электрон запрос белән мөрәҗәгать итергә кирәк. Һәм сезгә 10 көн эчендә җавап бирергә тиешләр. Әгәр дә инде хисапланган сумма буенча бәхәсләр туган очракта, ул суд тәртибендә җайлана.

 

Сорау: Мин банк белән кредит килешүе төзедем. Анда ниндидер хезмәтләр өчен мин түләргә тиеш булачак зур гына суммага мәҗбүри комиссия дә теркәлгән. Шуны түләми торып, кредит бирмәячәкләрен әйттеләр. Мин ул өстәмә хезмәтләрдән баш тарта аламмы?

Җавап: Кредит килешүе нигезендә, сез банктан алып кулланган акчаны процентлары белән кайтарырга бурычлы. Мондый финанс хезмәт күрсәткәндә башка төр түләүләр таләп итү закон тарафыннан каралмаган. Куллану кредиты килешүенең нинди дә булса шәхси шартлары нигезендә өстәмә хезмәтләр килешүе каралган очракта да, ул бары тик сезнең язма ризалыгыгыз буенча гына башкарыла ала. Димәк, кредит биргәндә өстәмә түләүле хезмәтләр “тагарга” банкның хокукы юк. Кулланучыга кредит бирү-бирмәү, сезнең алар мәҗбүр итәргә теләгән өстәмә түләүләрдән баш тарту-тартмавыгызга берничек тә бәйле була алмый. Андый кредит килешүе закон тарафыннан гамәли түгел, дип исәпләнә.

 

Сорау: Мин, гарантия срогы 6 ай билгеләнгән блендер сатып алдым һәм бер айдан анарда җитешсезлек таптым. Кибеткә барып, яңага алыштыруларын таләп иттем. Әмма сатучы алыштырудан баш тартты, бары тик гарантияле ремонт тәкъдим итте. Бу очракта алар хаклымы?

Җавап: Техник яктан катлаулы товарларда табылган җитешсезлекләр буенча кулланучылар таләпләренә карата  закончалык тарафыннан аерым тикшерү тәртибе билгеләнгән. Техник яктан катлаулы товарларның дәүләт тарафыннан расланган исемлеге бар һәм анда блендер керми. Моннан чыгып, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон нигезендә, сатучы сезнең таләпне канәгатьләндерергә бурычлы.

 

-Хөрмәтле сатып алучылар! Товар алганда сатучыдан чек, ә техник яктан катлаулы товарга, чектан кала, товар турында рус телендә язылган мәгълүмат таләп итегез. Азык – төлек продуктларының бәясе төшкәннәрен, саклау срогы чыкканнарын бөтенләй алмагыз. Бүген сезнең кибет, елмаеп каршы алучы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүче оешма сайлау мөмкинлеге бар. Әгәр дә сездә шик туган йә булмаса теге яки бу хәлдә нишләргә белмисез икән, районыбызның кулланучылар базары бүлегенә Иван Засорин урамы 9нчы йорт адресы һәм 4-58-78  телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Гөлнара Вәлиева әзерләде   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев