Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер патрон өчен бер ел срок

Законсыз гамәлләрең өчен һәрвакыт җавап бирергә туры килә. Бу бигрәк тә ату коралларына нык кагыла. Хәтта бер патрон өчен дә срок алырга мөмкинсең. Яшел Үзәндә  менә шулай 28 яшьлек ир суд каршына баскан. 

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, бу ир 2018 елның сентябрь ахырында Казанда урман зонасында сугыш кирәк-яраклары категориясенә кертелгән 14,5 мм калибрлы бер патрон таба. Озак уйлап тормый, бу куркыныч табылдыкны  өенә алып кайта. Шулай итеп, ул үзеннән-үзе өендә шәхси максатлар өчен  законсыз корал саклаучы роленә керә. Бу хакта ул беркемгә дә хәбәр итми, хокук саклау органнарыннан рөхсәт алмый. Тора-бара кыңгыр эш сизелә һәм полицейскийлар аның өендә тентү ясап, патронның эзенә төшә. 
Гаепләнүче гаебен  таный һәм суд аны  1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итә.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев