Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер өйдә өч мәет

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Новгород өлкәсендә хокук саклаучылар элеккеге хатынын һәм 2 улын җәзалап үтерүдә шикләнелгән ир-атны тоткарлаган. Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 июньдә хокук саклаучыларга Иске Рус районында йорт януы турында хәбәр килә. 

Янгынны сүндергәннән соң, хәрабәләр арасында 65 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аның 2 улының мәетләре табылган. Тиздән шикләнелүчене – мәрхмүмә хатынның элеккеге ирен табып, тоткарлыйлар.

«Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче ир-ат элеккеге тормыш иптәшенең йортына килгән, анда алар арасында низаг чыккан. Берникадәр вакыттан соң, урамга чыккач, җинаятьче элеккеге хатыны һәм аның 2 улы яшәгән йортка бензин сибеп, ут төрткән», – диелә хәбәрдә.

Күршеләр ир-атның элек тә үзен адекват тотмавын һәм «авыр» кеше булуын сөйләгәннәр.

Интертат

Фото: «ЯҮ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев