Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер кыз өчен низаг чыгып, Татарстан артистын кыйнаганнар

Чаллының бер барында Татарстан артисты Илдус Мөхәмаевны кыйнаганнар.

«Телеграм»да «Маш ипташ» каналы язуынча, низаг бер кыз өчен килеп чыккан.

23 сентябрь көнне Илдус Мөхәмәев «Хакуна Матате» дигән барда ял иткән, анда бер кызны күреп алган. Егет аның белән танышырга теләгән, ләкин аңа Элвин Чобанов дигән кеше каршы төшкән. Элвин артистка янарга тотынган, куркытырга теләгән, берничә тапкыр итеп этеп җибәргән һәм суккан. Боларның барысы өчен аңа бернәрсә дә булмаячак, дип мактанган. Әтисе барыбер аклап чыгачагын әйткән. Сүз уңаеннан, Элвинның әтисе Чаллыда бай эшмәкәр, ул күп кенә күчемсез милеген арендага биреп акча эшли.

Низаг вакытында җырчы Мөхәмаевны акыллырак булып чыккан һәм җавап кайтармаган, соңрак гариза гына язган, дип хәбәр итәләр «Телеграм» каналда.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев