Кышкы резинаны куярга өлгермәү бик аяныч тәмамланган.
Беренче кар, бозлавык, ЮХИДИның юлда булган аварияләр турында коры саннары, интернет битләрен бизәгән фото һәм видеолар кышның Россиягә көтмәгәндә килүен дәлилли. Каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Югыйсә, үзебезнең һәм башкаларның иминлеген кайгыртып, тимер атларыбызның көпчәкләрен кышкысына алмаштырып куярга кирәк иде бит.
Әнә шулай якшәмбе, 30 октябрьдә, Алексеевск районының Алексеевск - Биләр юлында Биләр ягына килүче Джали М-Гранд хуҗасы, юеш кар явуга карамастан тизлеген арттыра һәм юлдан төшеп каплана. ДТП нәтиҗәсендә шунда ук үлә дә. Ни кызганыч, көпчәкләрен кышкысына алмаштырмаган була.
Шул ук көнне Аксубай районында Аксубай - Нурлат юлында Лада-217030(Приора) руле артында утыручы Чистайга таба барганда юл кагыйдәләрен боза, юеш карны исәпкә алмыйча каршы як полосага чыга һәм Фредлайнер автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә 27 яшьлек чит ил машинасын йөртүче һәм аның 26 яшьлек пассажиркасы шунда ук һәлак була. Юл кырыена сузып салынган ике яшь кеше мәете фотосы интернеттагыларның йөрәгенә кара кан саудырды. Бу бит бары кемнеңдер мәнсезлеге аркасында! Автомобильнең алгы көпчәкләре генә кышкысына алмаштырылган булган...


Беренче кар яуган көнне, ягъни 30 октябрьдә Мәскәү - Уфа автомобиль трассасының 794нче километрында Мәскәү ягыннан килүче Тайота автомобиле хуҗасы да һава шартларын искә алмый куып бара һәм юлдан төшеп каплана. Нәтиҗәдә 2016 елда бер тапкыр да юл кагыйдәләрен бозмаган, руль артында 16 ел йөргән машина хуҗасына берни булмый, дәваханәгә барудан да баш тарта. Андыйлар турында бәхете бар икән, диләр. Ә менә пассажиры фаҗига булган урында ук үлә. Пассажиры куркынычсызлык каешын бумаган була. Ерактан, Екатеринбург якларыннан ук килүче бу ир-атлар Татарстанда шундый хәлгә таруы бик кызганыч.
Еракка китәсе юк, дүшәмбе эшкә килгәндә генә төнлә берничә урында юл фаҗигаләре булуы күзгә ташланды. Гоголь урамында куелган светофор да юл буенда җирдә аунап ята иде хәтта.
Гүзәл МИНҺАҖЕВА.
Фото: alki-rt.ru
Нет комментариев