Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер көндә 300 мең сум

Яшел Үзән районында яшәүчеләр бер көн эчендә мошенникларга 300 мең сумнан артык акчасын күчергән.

Әйшәдә яшәүче 78 яшьлек хатын ДТП ясаган улын җаваплылык­тан алып калу өчен мошенникларга 100 мең сум акчасын күчергән. Аның кәрәзле телефонына билгесез кеше шалтыратып, улы тавышы белән юлда бер кызны бәрдерүе һәм аның өчен акча кирәк булуы турында хәбәр итә. Бу проблеманы хәл итү өчен пенсионер хатын якындагы банкоматка йөгерә...
Яшел Үзәндә яшәүче 59 яшьлек ир һәм Үрнәк авылыннан 59 яшьлек хатын карталары блокировкалану турында телефоннарына смс-хәбәр ала. Картадан блокировканы алдырту өчен үзен банк хезмәткәре дип әйткән шалтыратучы аларга банкоматка барып ни эшләргә кирәклеген аңлатып тора. Алар таләп ителгәнне үтәп, карталарын - «мобиль банк»ка, ә мобиль банкны мошенникларның телефонына тоташтыра. Барысы да менә шулай җиңел генә хәл ителә дә куя. Нәтиҗәдә ирнең картасыннан - 14500 сум, хатын картасыннан 42 мең сум акча алына.
30 яшьлек хатын интернет аша җир участогы сатуы турында игълан урнаштыра. Бер сатып алучы шалтыратып, җирне алачагы, шуңа күрә игъланны алдырту өчен задаток кертергә теләген белдерә. Аның өчен акча күчерәм дип сатучы хатынның картасы номерын һәм башка реквизитларын ала. Нәтиҗәдә хатын 150 мең сум акчасыннан колак кага. Шалтыратучының Свердловск өлкәсеннән булуы ачыклана.
Хәзер эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре шалтыратучыларны ачык­лау белән шөгыльләнә. Менә шундый афераларга эләкмәс өчен таныш булмаган кешеләргә үзегез турында мәгълүматны әйтмәгез. Әгәр нинди дә булса сделка башкарырга булсагыз, башта туганнарыгыз белән киңәшләшеп алу комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев