Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер көндә 1 миллион сум акча югалтканнар

Яшел Үзәннең ышанучан халкы ялганчылар тозагына эләгүләрен дәвам итә.

Шалтыраткан бер кешегә ышанырга димәгән дә бит. Әйтүе һәм өйрәтүе генә ансат. Башыңа төшсә, белә торып алданасың.

10 августта булган башка сыймаслык өч очракны билгеләп үтми дә мөмкин түгел. Сабак алсак иде. Өчесендә дә өлкән яшьтәгеләр алданган һәм зур суммаларда акчаларын билгесез затка үз куллары белән тапшырган. Әмма берсе дә акчаларын махсус килеп алган җинаятьчене күрсәләр дә, танымаслар иде.
86 яшьлек әбигә өй телефоныннан билгесез зат шалтыратып, кызының юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын хәбәр итеп, аны коткарып калуга акча таләп иткән. Әби кеше, 500 меңен җыйнап, өе янына килгән билгесез кешегә үз куллары белән чыгарып биргән.
Шул ук көнне 80 яшьлек ханымны да оныгы ДТПга эләкте дип, югарыда әйтелгән схема буенча алдаганнар. Ул да 185 мең сумын подъездга чыгарып биргән. Оныгын коткара имеш. Мескен өлкәннәр балалары һәм оныклары өчен соңгы акчаларын кырып-себереп бирергә әзерләр.
89 яшьлек әби исә сең ле сен коткару өчен 290 мең сум акчасын, шулай ук, медицина битлеге кигән иргә чыгарып тоттырган.
Бу өч пенсионер да акча алып киткән ирне танымыйлар да, белмиләр дә. Аларга, мөгаен, уйларга вакыт та калдырмаганнардыр. Бу вакыйганың өчесе дә көндезге 14 сәгать белән 16 сәгать аралыгында булган.
Акча артыннан куган, намусын югалткан бу адәм актыклары иртән ни эшләгәнен кич оныткан өлкәннәрнең хөрмәткә лаек яшен нән оста файдаланып, иң соңгысын талап алырга да тартынып тормаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев