Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бер канатым сынды...» Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә кайгы

Җырчы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсенә кайгы килгән.

2 февраль көнне Айгөлнең әтисе Әмирҗан абый вафат булган.

«Әти китте… Ике канатымның берсе сынды… Хуш, җаныкаем минем, минем иң яраткан әтием…

Нәбиуллин Әмирҗан Сәрвәретдин улы… 16.01.1940 – 2.02.2025.

Догалар кылсагыз иде. Бу көннәрдә яныбызда булган, ярдәм иткән, хәлебезне белгән барча туганнарга, дусларга, күршеләргә, танышларга, авылдашларга мең-мең рәхмәт. Әтиемнең рухы шат булсын», – дип язды Айгөл ватсаптагы статусларында.

Әле шушы көннәрдә генә якыннары Әмирҗан абыйның юбилеен билгеләп үткәннәр иде. «Вакыт уза… Әтиемнең бүген юбилее – 85 яшь… Хәле нык авыр, инде 3 елдан артык урын өстендә… Ләкин әлегә исән, Аллаһка шөкер. Ни дисәң дә, әлегә мин әтиле!!! Яратам, әтием», – дип язган иде Айгөл.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев