Бер ир ярты ел дәвамында әнисе белән үги әтисенең ризыгына агу салып торган
Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Балашихада әнисен һәм үги әтисен үтерергә омтылуда шикләнелгән ир-ат тоткарланган.
Ир белән хатын хәлләре начарланып хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Табиблар аларның үзләрен начар хис итүләренең сәбәпләрен ачыклый алмаганнар һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр. Ир белән хатын шулай эшләгәннәр дә. Тәртип сакчылары ир белән хатынны агулауларыннан шикләнеп, фатирларына яшерен камера куеп киткәннәр.
Соңыннан хатынның улы гыйнвар аеннан бирле әнисе белән үги әтисенең ризыкларына көчле химимкатлар салып торуы ачыкланган. Моннан тыш әле ул өйгә агуланган ризыклар да алып кайткан. Ир кулга алынган. Үтерергә җыенуда гаепләнүчегә тиздән хөкем карары чыгарылачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев