Бер ир-ат самокатчыларга мылтыктан аткан: яраланучылар бар
Хәзерге вакытта ул тоткарланган, җинаятьчел гамәленең сәбәпләре ачыклана.6СЯ
Мәскәүдә Верхний Михайловский тыкрыгында бер ир-ат пневматик мылтыктан электр самокатларында баручы бер төркем кешеләргә аткан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, моңа кадәр үзара тавыш купкан булган.
Шуннан соң теге ир каядыр качкан. Һөҗүм вакытында бер кеше яраланган. Аңа шундук ярдәм күрсәтелгән.
Полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүченең кем икәнлеген бик тиз ачыклауга ирешкән. Хәзер ул, тоткарланып, полициягә китерелгән. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев