Бер ир-ат 4 баласы белән хатыны яшәгән йортка ут төрткән
Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, ир белән хатын арасында низаг килеп чыккан.
Иркутск өлкәсендә яшәүче ир элеккеге хатыны дүрт баласы белән яшәгән йортны яндырган.
Ир-ат йорт идәненә бензин сибеп ут төрткән, ә аннары качкан. Ул хатыны белән балалары чыга алмасын өчен тышкы ишекне терәтеп тә киткән. Ана белән балалар янган йорт тәрәзәсеннән чыгып котыла алганнар. Алар пешкән һәм сөрем газы белән агуланган хәлдә хастаханәгә озатылганнар. Зыян күргән балаларга бер, биш, алты һәм җиде яшь булуы мәгълүм. Тикшерү комитеты үтерергә омтылган иргә карата җинаять эше кузгаткан.
Шикләнелүче тоткарланган, аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев