Бөек Ватан сугышыннан авыр яраланып кайткан атасы Шайхәттәрны, анасы Гайшәне, ире Гәрәйшаны, каенанасын, апасын, улы, абыйсы Үзбәкне, Рифкатьне һәм башка туганнарын соңгы юлга озатучы, аларны Коръән ашлары уздырып искә алучы да Диләрә булды.
Шулкадәр үлем-китем кайгысын йөрәгенә җыя алган кем соң ул, диярсез.
Акъегет мәктәбен тәмамлагач, уку мөмкинлеге булмау сәбәпле, Киров исемендәге колхозда сыер савучы булып утыз алты ел эшләде. Гаилә, балалар, ир. Барысына да әни кирәк. Каенанага да ярыйсы бар, анысы да бик «йомшак» күңелле иде. Колхоз кырларына гектарлап бүлеп бирелгән чөгендер чүбен утарга, уңышын җыярга балалары белән йөрде. Ә кул белән сыер савулар, кырыгар литрлы бедоннарны күтәреп ташулар. Балалар ничек туды икән дип хәйран калырлык бит. Хәзер Диләрә пенсиядә инде, күптән түгел генә 70 яшен тутырды. Балалар да бик игелекле. Яшел Үзәндә яшәүче Инсаф һәр эшкә «Есть!» дип кенә тора. Бакча эшләре дә аның карамагында. Икенче улы Алмаз терлекләр караша, көтүгә озата, каршы ала. Ә кош-корт карау, сыер саву - Диләрә эше инде. Күрше Бакырчыда яшәүче кызы Әлфия белән кияве Хәмзә дә әниләренең хәлен белешеп, килеп йөри, тәмле ризыкларыннан, Коръән ашларыннан калдырмыйлар.
Мин моны нәрсәгә язам? Диләрә гомер юлын күп кыенлыклар белән үтте. Аллаһка шөкер, сынмады, сыгылмады. Хәзер узган гомерне искә төшереп, көлеп тә, елап та ала. Өстәле тулы грамоталар, рәхмәт хатлары. Кайвакыт үткән гомерне искә төшереп, аларны да караштырып ала.
Диләрәнең калган гомеренә Ходай Тәгалә җан тынычлыгы бирсен, кияү, уллары, кызлары, киленнәре, оныклары белән шатлыкта яшәргә язсын.
Мин газета укучыларны авылымның мактауга лаек булган хатын-кызларының берсе - Диләрә Сәгыева (Шәмсиева) белән таныштырдым. Ә авылдашларым арасында Диләрә кебек гомер юлыннан намуслы хезмәт белән баручылар бик күп әле.
Рәшидә Тимергалиева - Вилданова.
Акъегет-Казан
Нет комментариев