Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер гасырлык гомер

Күп өлеше авыр сынауларга туры килгән тулы бер гасыр. Ленинград блокадасында булган Вафирә Вәлитова сугышның бөтен куркынычларын хәтерли.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның акылы ачык, ә сәламәтлегенә хәтта яшьләр дә көнләшә ала. Ләкин сугыш китергән рухи яралары төзәлми.

Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Вафирә апаны котларга килде. Ул аңа Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән котлаулар һәм аеруча кыйммәтле булган "Яшел Үзән - Хезмәт даны шәһәре" медален тапшырды. Район башлыгы ассызыклаганча, бу бүләккә шәһәр Вафирә Вәлитова кебек кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә лаек булды.

«100 яшь тулган көнемә чакырам» - Вафирә апа Вәлитова

Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев