Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берәү байый, ә күпләр айный алмый

Статистика һәм хокук саклаучы органнар мәгълүматларына караганда, этил спирты, алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм аның әйләнешенә каршы көрәштә гамәлдәге РФ закончалыклары канәгатьләнерлек нәтиҗә бирми. Әлеге сфера, криминал структураларны реализацияләнүчәнлеге, ихтыяҗ зур булуы, акчаның тиз әйләнеп кайтуы белән үзенә җәлеп итә.

Суррогат эчеп ел саен якынча ярты миллионга якын кеше якты дөнья белән саубуллаша. Бигрәк тә 25 яшьтән алып 60 яшькәчә халык кырыла. 14 яшькәчә балигъ булмаган балаларның күпләп алкогольле эчемлекләр куллана башлавы аеруча аяныч. Үлемнең артуына - этил спиртын техник спиртка алыштыру сәбәп булып тора. Мондый продукция әйләнешен контрольдә тотучы хокук саклау органнары системасы эчендә һәм башка дәүләт ведомстволары белән җитәрлек дәрәҗәдә үзара хезмәттәшлекнең булмавы, әлеге категория җинаятьчеллеккә каршы көрәшне нәтиҗәсез итә. Бу - кылган гамәлләре өчен җаваплылыкка тартылмый калучыларның, кузгатылмый калган җинаять эшләренең яки аларның тикшерү стадиясендә ук туктатылганнарының артуына китерә. Кеше гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә баю юлын тапкан «эшем кешеләре» артып бара. Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше, бүгенге көндә, криминал характердагы гадәттән тыш хәл белән бер тигезлеккә куярлык куркыныч дәрәҗәгә җитте.
Алкогольле эчемлекләрне законсыз җитештерү һәм лицензиясез әйләнешкә керткән өчен Җинаятьләр кодексында аерым маддә барлыкка килүе бар. Әлеге закон проектын РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән. Анда тәкъдим ителгән җәзалар гамәлдәгедән күпкә кырыс һәм катгый. Тик моңа карап кына хәлнең тулаем яхшы якка үзгәрәчәгенә беркемнең дә йөз процент ышанычы юк. «Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта да бары тик санкцияләр генә үзгәрә, ә көрәш механизмы шул килеш кала. Нәтиҗә, элеккечә үк хокук саклау органнары эшеннән тора», - диләр юристлар.
• Җәза итеп 2 миллионнан алып 3 миллионга кадәр штраф яки 1 миллион сум штраф белән 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әлеге закон проектында, зур күләмдә эшләнгән җинаять өчен, 3тән 4 миллионга кадәр штраф яки иректән мәхрүм итү һәм 3 елга кадәр мәҗбүри эш тәкъдим ителә.
• Моннан тыш, алкогольле продукцияне системалы рәвештә законсыз сату итүчеләргә 50 меңнән алып 80 мең сумга кадәр штраф яки 1 елга кадәр мәҗбүри хезмәт белән төзәтү һәм билгеләнгән вазифа, эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү кебек җәза төрләре, шулай ук, Җинаятьләр кодексында урын алырга мөмкин.
Мондый катгый һәм кырыс закон проекты кабул ителсә, бер дә файдасы булмый калмастыр, мөгаен. Кемнең «өч тиенлек куян - биш тиенлек зыян» методикасы белән эшлисе килсен?! Көмешкә һәм ялган аракы белән сату итүчеләрнең бит максат кесә калынайту, ә киресенчә түгел.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев