Яшәеш
Бер ай вакыт бирелде
ЯҮМР башлыгы карамагындагы Хезмәтне саклау буенча Координацион совет «Әҗәл» терлекчелек комплексында күчмә утырыш үткәрде. Максаты - бәхетсезлек очракларын кисәтү.
Эш барышында хезмәт кагыйдәләрен бозу очраклары беленде. Терлекчелек комплексы җитәкчелегеннән эш урыны инструктажы журналын, хезмәтне саклау буенча инструкцияләрне үткәрү журналларын тәртипкә китерүне таләп иттеләр.
Болардан кала янгын сигнализациясенең «Тревожная кнопка»сын куярга, махсус киемнәрне саклау өчен шкафларны алмаштырырга кирәк. Хезмәт коллективы килешүе дә юк икән.
Шунысын әйтергә кирәк, бу - «Әҗәл» комплексында совет үткәргән өченче утырыш. Кимчелекләрне төзәтергә бер ай вакыт бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев