Бер атнада – өч янгын: ут хәвефсезлеге кагыйдәләрен онытмагыз
15 – 21 июньдә янгын сүндерүчеләр 8 чакыртуга чыккан
Фото: "ЯҮ" архивы
15–21 июньдә янгын сүндерүчеләр 8 янгын очрагына чакыртылган. Шуларның 4есе ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
▶ Октябрьский бистәсендәге «Озон» бакчачылык җәмгыятендә янгынның электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта мунчаның 6 квадрат метр мәйданына зыян килгән.
▶ Королев урамындагы йорт фатирында янгын, якынча ясалган нәтиҗәгә караганда, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан. 3 квадрат метрга зыян салынган.
▶ «Щурячий» бакчачылык җәмгыятенең Солнечная урамындагы 574нче йортта ут морҗадан чыккан дип фаразлана. Бу очракта янгын булган участокта мунча белән өйнең – 21, 570нче участокның мунчасының – 10, 572нче участоктагы йортның сайдингының – 8, 566нчы участоктагы йортның сайдингының 15 квадрат метрына зыян килгән. Барлыгы – 94 квадрат метр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев