Бер атнада Яшел Үзән районында 6 янгын чыккан
3–9 августта янгын сүндерү хезмәтенә 12 чакыру килгән. Шуларның 2се — ялган чакыру. Атна дәвамында 6 янгын очрагы теркәлгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Октябрьский бистәсенең Молодёжная урамындагы йортта янгын, якынча мәгълүматларга караганда, электр җиһазларының аварияле режимда эшләве аркасында чыккан. Нәтиҗәдә, йортның икенче катында 50 квадрат метр мәйдан зыян күргән.
Булат авылының Совхоз урамындагы йортта янгынның яшен сугу аркасында чыккан булуы ихтимал. Бу очракта 49 квадрат метр мәйдан зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев