Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер атна элек югалган Казан шагыйре Рөстәм Әүбәкеровнең гәүдәсен тапканнар

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Эзләү-коткару хезмәтенең водолазлар төркеме 44 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапкан.

Ул 3 гыйнварда Казансу елгасы буйлап өченче транспорт дамбасының түбәнге күпере тирәсендә чаңгыда йөргәндә югалган.

Ир-атның гәүдәсен ярдан 50 метр ераклыкта ерганак урынында тапканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, чаңгычы яңа кар яуган ерганакны күрмәгән һәм боз астына төшеп киткән.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, суда батып үлгән чаңгычы Казан шагыйре Рөстәм Әүбәкеров булган.

Ул «Ак карга» әдәби студиясендә катнашучы, «Җыр, гитара һәм мин» шигърият һәм автор җыры фестивале һәм «Мәхәббәт галактикасы» ачык шигърият фестивале лауреаты булган.
 

Чыганак: Руслан Матбугатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев