Бер атна элек югалган баланы тапканнар...үлгән
Бер атна элек югалган баланың мәетен сазлыктан тапканнар
Тикшерүчеләр ун яшьлек малайның сулышы кысылудан үлүен билгеләгән.
Курск өлкәсенең Курчатовск районы Чапли авылы хакимияте бинасы тирәсендәге сазлыкта 10 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Бу хакта “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Суд-медицина экспертизасы баланың сулышы кысылудан үлүен билгеләгән. Малайның тәнендә кыйналган эзләр юк. Тикшерүчеләр, бала җинаятьчеләр кулыннан үлмәгән, дигән фикердә.
Малай җомга – 22 мартта көннең икенче яртысында югалган. Ул уйнарга киткән җиреннән кире кайтмаган. Әти-әнисе шундук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Баланы барлык ашыгыч хезмәтләр вәкилләре, шулай ук волонтерлар эзләгән. Малайның мәете бер атнадан соң сазлыкта табылган.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев