Төнге икеләр тирәсендә Васильевоның Набережная урамындагы ике катлы 59нчы йорт януы турында хәбәр килә. Анда газ да, электр да, җылылык та булмаган. Авария хәлендәге йорт булганга күрә яшәүчеләр яңа торак көтеп, кем кая таралышып беткән. Әмма, күршеләре сөйләвенчә, ташландык торакта бер хатын белән ир-ат яшәүләрен дәвам иткән.
Хәбәр алыну белән 153нче янгын-коткару часте дүрт минут эчендә урынга барып җитә. Йортны ут ялмап алган була инде. Көчле җил ялкынны тиз тарата. Янгын сүндерүчеләр башта йорт эчендә кешеләр калуы турында белми. Икенче катны тикшерә башлагач кына бүлмәләрнең берсендә янып үлгән ике кеше мәете табыла. Якынча фаразлаулар буенча, һәлак булучылар, күршеләр сөйләгәнчә, шул яшь хатын һәм аның белән яшәүче ир булып чыга. Янгынның да аларның саксызлыгыннан чыккан булуы ихтимал.
Ел башыннан Яшел Үзән муниципаль районында 15 ут корбаны теркәлде инде!!! Бу узган ел белән чагыштырганда 6 кешегә артыграк. Ә алда - озын-озак Яңа ел бәйрәмнәре. Исерек килеш тәмәке тарту, караучысыз калдырылган электр җиһазлары, мичләр, тузган электр үткәргечләре җитди янгыннар чыгуга сәбәп булып тора. Чираттагы янгын корбаны булмас өчен ут белән сак булырга кирәк!
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәте.
PS. Бу язма газетада басылып чыгарга да өлгермәде тагын бер фаҗига чыкты. 8 декабрьдә иртәнге җидедә К.Маркс урамының 24нче йортындагы янгында 86 яшьлек әби янып үлгән.
Пожарныйларны урамда тәрәзәдән чыккан төтенне күргән кешеләр чакырткан. Урынга янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә килеп җитеп, тиз арада фатирдагыларга ярдәмгә дип керсә дә, мескен әби-карчыкны коткарып кала алмаганнар. Аның янган гәүдәсе кухняда табылган. Һәлак булучының улы сүзләренә караганда, ул әнисе белән бергә яшәгән, әмма бу төндә ул шушы ук подъездның югары катында яшәүче абыйсында кунган. Икесе дә исерек булган. 86 яшьлек, өстәвенә дөм сукыр ана бәлки ашарга җылытам дип ут кабызгандыр. Янган конструкцияләр буенча утның кухнядан чыкканлыгы билгеле. Диван белән кәнәфи дә янган. Бәлки шушы исерек ирләрнең берәрсе тәмәке төпчеге калдыргандыр. Әлегә төгәл генә әйтүе авыр. Сәбәбен ачыкламый калмаслар.
Шулай итеп, янгын корбаннарының саны зур тизлек белән арта. Монысы уналтынчысы! Янгын сүндерүчеләр чаң суга! Үзебезне генә түгел күрше-тирәләребезне дә куркыныч астына куймаска иде дә бит. Бик кызганыч!
Нет комментариев