Бер атна эчендә Татарстанда тугыз кеше алкогольдән агуланган
22 июньнән 28 июньгә кадәр Татарстанда химик этиологияле кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Зыян күрүчеләрнең 57 проценты — ир-атлар, 43 проценты — хатын-кызлар. Очракларның 14 проценты балаларга туры килә — алар олыларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә төрле матдәләрне ялгыш кулланып агуланган. Тагын 7 процент очрак үсмерләр арасында теркәлгән.
Хисап чорында алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның тугыз очрагы ачыкланган. Бу очракларда спиртлы эчемлекләрнең кайдан сатып алынуын ачыклап булмаган.
Максатчан агулануларның 73 проценты исерткеч халәткә ирешү өчен төрле матдәләр куллану белән бәйле булса, 27 проценты үз-үзенә кул салырга омтылу очракларына туры килә.
Очраклы агуланулар структурасында иң еш очрый торган сәбәп — исерү максатыннан төрле матдәләр куллану (39,2 процент). Ялгыш матдә кабул итү очраклары — 25 процент, агулы хайваннар, шул исәптән еланнар белән контакт нәтиҗәсендә агуланулар — 17,8 процент тәшкил иткән. Калган 10,7 процентын башка төр очраклы агуланулар тәшкил итә.
Новости Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев